8 март – Халыкара хатын-кызлар көне

Март 7, 2022 Просмотров: 107
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.
Шушы уңайдан мәктәбебездә "Ягез әле, кызлар" бәйгесе үтте. Бәйгедә укытучылар ("Умырзая") һәм укучылар("Елмаю") командасы көч сынашты. Ике команда да үзләренең осталыгын, зирәклеген, булганлыгын күрсәтте. Булат Әхмәтнур улы укучы кызларны, коллективтагы хатын- кызларны, әниләрне, дәүәниләрне бәйрәм белән тәбрикләде. "Урал батыр" конкурсында җиңүче укучыларга район мәгариф бүлегенең грамоталары тапшырылды. Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды.